«МИНЕМ ШӘҖӘРӘДӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ЕЛЛАРЫ»: КОНКУРС

Дуслар, бездә чираттагы конкурс! Бу юлы без шактый җитди һәм барыбыз өчен дә мөһим темага алынырга булдык. Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан «Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары» республикакүләм бәйге игълан итәбез.
Бәйге яшүсмерләрдә тарихи үзаң тәрбияләү, шәҗәрәләр аша Бөек Ватан сугышы тарихында татар милләтенең урынын билгеләүне күздә тота.
Бәйге түбәндәге бурычларны үз эченә ала:
– укучыларда ватанпәрвәрлек, толерантлык һәм әхлакый идеаллар тәрбияләү
– гаилә традицияләрен саклау һәм үстерү
– гаиләләр тарихының Татарстан һәм Россия тарихына керткән өлешен билгеләү.
Бәйгенең татар һәм рус телендә тулы нигезләмәсе:
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Яр Чаллы да кушылды Zoom платформасы аша үткәрелүче онлайн-очрашуларга Яр Чаллы шәһәренең 41 номерлы мәктәбе укучылары да кушылды.
-
Балалар өчен табигать турында шигырьләр Балалар өчен табигать турында шигырьләр
-
Табигатькә – сәфәргә: кечкенә сәяхәтчегә киңәшләр 3 март – Бөтендөнья кыргый табигать көне