#минтатартеленяратам хэштэгы белән видео керт һәм планшет от!

Интернетта татар телен үстерүне һәм аның кулланылышын киңәйтүне максат итеп куйган яңа конкурс башланды. Бу хакта бәйгенең оештыручылары - "Минем яраткан татар телем" проекты авторы, журналист Әлфия Бәдретдинова һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар эшмәкәре Исмәгыйль Шәңгәрәев хәбәр итте.


Конкурста катнашу өчен татар теленә мәхәббәт аңлатып, видеоролик төшерергә кирәк. "Видеога карата чикләр юк, аны ничек эшләү бары сезнең фантазиядән генә тора", - дип аңлата оештыручылар. Әзер видеороликны Instagram соцчелтәренә #минтатартеленяратам хэштэгы белән кертү сорала. Шулай ук, бәйге шартлары буенча, анда катнашучылар инстаграмда @MinemYaratkanTatarTelem @ismagil_shangareev_ аккаунтларына язылырга тиеш.


Конкурска йомгак быел 21 февраль, Халыкара туган телләр көненнән соң ясалачак.


Бәйге башлану уңаеннан, оештыручылар видеомөрәҗәгать тә яздырган. "Татар халкы кайда гына яшәмәсен, үз ана телен онытмаска тырыша. Безнең өчен татар теле, ана теле - иң ләззәтле, баллы, балдан да тәмлерәк", - ди Исмәгыйль Шәңгәрәев. Бәйгенең максаты дип оештыручылар телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклауны атый.


Бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр дә каралган. 1 урын алучыга планшет һәм телефон, 2-3-4-5 урыннарга планшетлар, 6-7-8-9-10 урыннарга телефоннар биреләчәк.



 
Чыганак: "Белем.ру"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • КЫШКЫ СЫНАМЫШЛАР Татар халкы табигатьтәге үзгәрешләргә элек-электән игътибар иткән һәм алдагы көн, ай һәм, хәтта, елда һава торышы нинди булачагын алдан сыный торган булган...
    2986
    0
    1