Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләләре буенча тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында тавыш бирде», — диелә хәбәрдә.
Бүген Россиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирүнең төп этабы уза. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Республикада 2,9 млн кеше үз ихтыярын белдерү хокукына ия.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Тарих эзләреннән... Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм "Идел" яшьләр үзәге «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» рәсем бәйгесе игълан итә.
-
Син кунакчылмы? "Сабантуй" журналының март санындагы тест нәтиҗәсе.
-
Редакциядә кунакта “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары шулкадәр кызык, бер укый башласаң, һич аерылып китеп булмый.