Мәхәббәт аңлатыр вакыт

Россия Мәгариф министрлыгы Укытучылар көне уңаеннан 14 нче сентябрьдән “Минем укытучым” акциясен башлап җибәрде. Акция кысаларында укучылар үзләренең яраткан укытучыларының фото яки видеоларын #мойучитель2020, #мойучитель, #минпросвещениярф хештегы белән социаль челтәрдә урнаштырырга тиеш. Фото яки видео урнаштыру белән беррәттән, укытучыга рәхмәт сүзләре җиткереп шигырь, җыр яки бию башкарырга, яисә яраткан укытучысы белән бәйле кызыклы вакыйга язылган пост та урнаштырырга кирәк булачак. Акция 10 нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң кызыклы постлар Россия Мәгариф министрлыгының социаль челтәрләрендә урын алачак, ә иң яхшы өчесенең авторларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Лиана Әмирханова шигырьләре "Үстерә торган китап"тан шигырьләр
-
Китап уку – файдалы Көн саен 10 бит китап укыгыз.
-
Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында Роберт Миңнуллин иҗатының роле Укытучылар өчен семинfh