Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәпкә барасы килә

Укучылар кайда укырга теләүләрен әйтте

Үсмерләрнең 62 проценты яңа уку елын мәктәптә үткәрергә тели. “Большая перемена” бәйгесе белгечләре уздырган сораштыру шуны күрсәткән. Анда җиде меңнән артык 13-17 яшьлек үсмер катнашкан. Укучыларның 29 проценты гадәти уку белән онлайн белем бирүне берләштерергә кирәк, дигән фикердә. Сораштыруда катнашучы балаларның нибары 9 процентына гына дистанцион рәвештә белем алу гадәти укуга караганда ныграк ошый.

Дистанцион уку математика, рус теле һәм чит телләр, тарих, җәмгыять белеме кебек фәннәрне үзләштерүгә әллә ни зыян салмый. Ә менә физика, химия, биология фәннәрен парта артында утырып, төрле тәҗрибәләр ясап өйрәнү күпкә файдалырак, ди укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев