Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәпкә җыярга акча бирмәкчеләр

Баланы мәктәпкә җыярга акча бирә башларга мөмкиннәр. Дәүләт Думасына шундый закон проекты тәкъдим ителгән.

Баланы мәктәпкә җыярга акча бирә башларга мөмкиннәр. Дәүләт Думасына шундый закон проекты тәкъдим ителгән. Депутатлар әйтүенчә, балага мәктәп өчен кирәк-яраклар алырга әти-әниләр 20 мең сум чамасы акча тота. Аларга ярдәм рәвешендә, ел саен һәр балага 10 мең сум исәбеннән түләү кертергә тәкъдим итәләр. Ул ел да индексацияләнергә, ягъни артып торырга тиеш. Әлеге түләүне алырга Россия гражданнары гына хокуклы булачак. Закон проекты буенча, гаризаны Пенсия фонды яки күпфункцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин. Дәүләт Думасында кабул ителгән очракта, закон 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев