Мәктәпләрдә директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк
Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәрбия буенча директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк. Россия Президенты Владимир Путин шундый йөкләмәне имзалады. Киңәшчеләр 45 төбәк мәктәпләрендә эшли башлаячак. Документта әлеге төбәкләр исемлеге тәгаенләнми. Яңа вазыйфа үтәүчеләр балаларның иҗтимагый оешмалары белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш. Тагын бер елдан, ягъни 2023-2024 нче уку елында, тәрбия буенча директор киңәшчеләре һәр мәктәптә булыр дип көтелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.
-
«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын» Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.
-
Эсседән ничек качарга? Кондиционеры булмаганнарга өйне ничек суытырга? Бездән берничә киңәш!