Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Модага битлек керә! Ябыктыра торган битлек...

Җир тирәли 60 секундны урыйк әле, дуслар! Бүген Япония, Канада һәм Яңа Зеландиягә юл алабыз.Япония урамнарында хирургик битлек киеп йөрүчеләр саны артканнан-арта бара, хәтта җәен дә кимеми. Мондый бит...

Җир тирәли 60 секундны урыйк әле, дуслар! Бүген Япония, Канада һәм Яңа Зеландиягә юл алабыз.
Япония урамнарында хирургик битлек киеп йөрүчеләр саны артканнан-арта бара, хәтта җәен дә кимеми. Мондый битлекне японнар җәмәгать транспортында берәр йогышлы чир ияртүдән куркып кына түгел, эш урыннарында да кия. 2003 елда үсемлекләр серкәсеннән һәм башка аллергеннардан саклый торган битлек уйлап табылгач, аны киеп йөрүчеләр саны тагын да арткан. Кайберәүләр, бигрәк тә яшьләр, чит ил кешеләре үзләре белән сөйләшә башламасын өчен дә битлек кия. Кышкы суыкларда битлекне шарф урынына да киеп йөриләр. Япон хатын-кызлары эшкә ашыкканда бизәнергә өлгермәсә, хирургик битлек киеп яшеренә. Компанияләр төрле сурәтле дизайнер битлекләре җитештерүдә ярыша башлаган. Кайберләре ябыктыра торган битлек тә тәкъдим итә, янәсе, алардагы махсус хушисләндергеч метаболизм процессын тизләтә һәм ябыктыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев