Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Могҗизалар кыры

Сокландыргыч һәм үзенчәлекле бу табигать почмагы Яңа Зеландиянең истәлекле урыннарының берсе санала.Берничә миллион ел элек ул яшел үзән түгел, ә кит һәм башка су хайваннары яшәгән диңгез булган. Нәкъ...

Сокландыргыч һәм үзенчәлекле бу табигать почмагы Яңа Зеландиянең истәлекле урыннарының берсе санала.


Берничә миллион ел элек ул яшел үзән түгел, ә кит һәм башка су хайваннары яшәгән диңгез булган. Нәкъ аларның сөякләреннән диңгез төбендә тирән известьташ катламы барлыкка килгән.


Диңгез кибә һәм берникадәр вакыттан соң анда искиткеч сыннар барлыкка килгән. Аларның озынлыгы – 20, биеклеге 8 метрга җитә. Иң зур кыя филгә охшаган булу сәбәпле, әлеге урын “Фил тавы” дип йөртелә башлый.


Бу үзән – бигрәк тә кино төшерүчеләр һәм альпинистларның яраткан урыны. Монда 2005 елда “Нарния хроникасы: арыслан, сихерче һәм тылсымлы шкаф” фантастик фильмы төшерелә.0aa65f7290cb0616679cfd0a74d2183c

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев