Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөселман балалары Сабан туена рәхим итегез!

15 июль көнне Балтач районы Борбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туе узачак. Көрәш буенча абсолют батырга бүләккә - скутер. Көрәш 18 яшьтән кечерәк булган егетләр арасында оештырыла. Фо...

15 июль көнне Балтач районы Борбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туе узачак. Көрәш буенча абсолют батырга бүләккә - скутер. Көрәш 18 яшьтән кечерәк булган егетләр арасында оештырыла.
Фото: dumrt.ru
Билгеле булганча, соңгы елларда Балтач районының Борбаш авылы җирлегендә бик күркәм чара — мөселман балалары Сабан туе оештырыла. Ошбу бәйрәмне оештыручы һәм башлап җибәрүче – Татарстанның баш казые, Балтач районының имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев. Тумышы белән ул Борбаш авылыннан һәм күп еллар туган ягының үсеше белән актив шөгыльләнә, меценатлар, матди ярдәм күрсәтүчеләрне җәлеп итә. Соңгы елларда бәйрәм Бөтенроссия күләмендә уздырыла башлады һәм анда Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Мари Иле, Оренбургтан да балалар килеп катнаша.
Фото: dumrt.ru
Сабан туе балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, җыр-шигырьләр белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган.
Әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе, Борбаш авылы җирлеге башлыгы Равил Галимуллин сүзләренә караганда, быел да балалар Сабан туеның күрке булып милли көрәшебез торачак. Бәйге 18 яшьтән кечерәк булган егетләр арасында 36, 50, 65, 75 кг.га кадәр һәм 75 кг.нан авыррак үлчәүләрдә узачак. Көрәшчеләргә паспорт белән килү шарты куелган. Шунысы мөһим, көрәштә катнашырга теләк белдерүчеләр иртәнге сәгать 10га кадәр үлчәнергә һәм теркәлергә тиеш. «Бер келәм генә булачак, ә көрәшчеләр саны 150дән дә артып китәргә мөмкин. Шуңа бәйрәмнең ачылыш тантанасы узуга көрәш ярышларын башлаячакбыз», ди Равил кардәшебез.
Фото: dumrt.ru
Үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында бәйрәмнең төп бүләге — скутер уйнатылачак. Үз үлчәүләрендә беренче, икенче, өченче һәм дүртенче урыннарны яулаган яшь көрәшчеләргә акчалата бүләк каралган.
Фото: dumrt.ru

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев