Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәскәүдә узган дәүләт телләре буенча Бөтенроссия олимпиадасында татарстанлылар да бар!

Казанның 4 нче гимназия-интернат укучысы Диләрә Җамалетдинова Россия Федерациясе республика дәүләт телләре буенча Бөтенроссия укучылар һәм студентлар олимпиадасында җиңгән. Бу хакта Татарстан Мәгариф...




Казанның 4 нче гимназия-интернат укучысы Диләрә Җамалетдинова Россия Федерациясе республика дәүләт телләре буенча Бөтенроссия укучылар һәм студентлар олимпиадасында җиңгән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.


Искәртеп үтик: Олимпиаданың йомгаклау этабы 1-4 ноябрьдә Мәскәүдә узган. Финал турында 10 татарстанлы - төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары катнашкан.


Олимпиада призерлары - Бөгелмәнең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернаттан Ринат Камаев, Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатыннан Резеда Миргаязова, КФУның IТ-лицееннан Динә Әхмәдиева, Балтач урта мәктәбеннән Динә Йосыпова, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбеннән Раилә Ибраһимова, Чаллының 56 нчы урта мәктәбеннән Эльвира Сәхбиева. Шулай ук КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студенты Гөлназ Талипова һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Чулпан Гарифҗанова да бар.






Чыганак: http://tatar-inform.tatar



img-20161103-wa0042-1-1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев