Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры Актанышта узачак /видео, фото/

2019 елда “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган традицион көрәш турниры Актаныш районында узарга мөмкин. Үсмер көрәшчеләр арасында Татарстанның беренче Президенты кубогына бүген башланып киткән көрәш ярышларының ачылышында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов шундый яңалык җиткерде.

ТР беренче Президенты кубогына көрәш ярышлары үз тарихында быел 20 нче мәртәбә үткәрелә. Дөрес, беренче елда ул районкүләм ярыш буларак кына узган. Ә аннан соңгы 19 турнир республиканың иң көчле үсмер көрәшчеләрен үзенә җыеп килә. Быел келәмдә бил алышырга 43 командадан 350дән артык көрәшче чыкты. Турнирда 2002-2004 елда туган үсмерләр бил алыша.
- Әлеге турнир – безнең горурлыгыбыз. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев призына уздырылып килүче турнир аша бик күп батырлар калкып чыкты. Актаныш ул – игенчелек төбәге, мул уңыш ала торган район. Ә иген үскән төбәктә анда көрәшчеләр дә була, - диде Энгель Фәттахов.
https://youtu.be/AqvJr1VKHEs
Район башлыгы сүзләренчә, Актанышта көрәш данын кабат кайтару өчен дә кулдан килгәнне эшләячәкләр.
- Үз алдыбызга татарча көрәшне үстерүне бурыч итеп куябыз. Рөхсәт итсәләр, киләсе елга Муса Җәлил турнирын да Актанышта үткәрер идек. Бу алга куйган максатларны чынга ашырырга этәргеч булачак, - диде ул. – Балалар арасында безнең откан бар, ә ир-егетләр арасындагы соңгы уңышлар 1968, 1970 елларда ук калган. Ә төбәктә зур турнирлар уздыру көрәшне үстерергә, һичшиксез ярдәм итәчәк.
Сүз уңаеннан, узган елгы турнирда Актаныш командасы җиңү яулады, Саба һәм Кукмара көрәшчеләре икен-өченче урынга күтәрелгән иде.
Актанышта көрәш турниры ике көн дәвам итәчәк. Җиңүчеләр иртәгә – 14 апрельдә ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«ТАТМЕДИА» династияләре» күргәзмәсе – Казан университетында Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан федераль университетында “Татмедиа” династияләре” күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
1945 елгы парад нинди булган? 1945 елның 4 маенда, Берлиндагы немец гарнизоны капитуляциясеннән соң, совет солдатлары һәм офицерлары, матур итеп тезелеп, Бранденбург капкасы һәм Рейхстаг яныннан үтәләр.
-
Җиңүчеләр 1941 елның 22 нче июне... Бу – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дәһшәтле сугыш 1418 тәүлек дәвам итә. Җиңүгә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Сугышчыларга балалар да, хәтта хайваннар да ярдәмгә килә!