Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

АКТАНЫШТА – БИЛ АЛЫШ:  Муса Җәлил истәлегенә көрәш бәйгесеннән 6 факт

14-15 февральдә Актанышта “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика бәйгесе узды. 56нчы тапкыр узган бәйгедә Теләче көрәшчеләре икенче тапкыр җиңү яулад...

14-15 февральдә Актанышта “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика бәйгесе узды. 56нчы тапкыр узган бәйгедә Теләче көрәшчеләре икенче тапкыр җиңү яулады. Икенче урында – Актаныш, өченчедә Әлмәт көрәшчеләре. Традицион бәйгенең истә калырдай фактларын барладык.
 
1нче факт: брендка нигез салынды
Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирын Актаныш беренче тапкыр гына кабул итеп алды.
– “Актаныш игенчесе” дигән мактаулы даныбыз бар, “Актаныш моңы” дигәнен дә ишетеп беләсез. Теләгем – “Актаныш көрәшчесе” дигән исем-бренд булдыру, – ди район башлыгы Энгель Фәттахов.
Брендка нигез салынды – турнирда бердәнбер җиңүләре алтмышынчы еллар азагында ук булган актанышлыларга мактау баскычының иң югарысына күтәрелергә бер адым гына ясыйсы калды.

 
2нче факт: “алтын” бар да юк та кебек
Теләче районы көрәшчеләр командасы, ниһаять, көтеп алынган икенче җиңүләрен яулады. Уңышка ирешергә чит төбәк һәм район көрәшчеләре белән ныгу ярдәм итте. Моңа кадәр Түбән Кама өчен көрәшкән Шамил Локманов – 3нче, Менделеевск, Түбән Кама, Зәй аша Теләчегә килеп чыккан Ренас Кәлимуллин – чемпион булды. Теләче өчен тагын ике “алтын”ны да чит төбәк көрәшчеләре – Артур Зөлкәрнәев белән Муса Галләмов китерде.

– Теләче өчен көрәшергә чакырдылар, утырып сөйләштек һәм ризалаштым, – диде Шамил Локманов. – Нәтиҗәләр күрсәтеп булганда Теләче өчен алга таба да көрәшергә исәплим. Бүгенге 3нче урынмы? Канәгатьмен. Искәндәр Мортазинга каршы торып булмый әле.
 
3нче факт: чемпионнар үзгәрми
Быелгы бәйгенең чемпионнары – Тимур Милютин (Әлмәт), Искәндәр Мортазин (Актаныш), Рөстәм Сәләхов (Яңа Чишмә), Артур Зөлкәрнәев (Теләче), Ренас Кәлимуллин (Теләче), Раил Сәләхетдинов (Кукмара), Илнар Галимов (Актаныш), Айнур Сыртаев (Чистай), Муса Галләмов (Теләче), Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама).
Узган ел Биектауда чемпион исемен  яулаган көрәшчеләрне искә төшерик: Биектаудан –  Нәфис Миңнебаев, Ранис Галимуллин, Раил Нургалиев, Әлмәттән – Искәндәр Мортазин, Алабугадан – Ислам Фәләхов, Зәйдән – Ренас Кәлимуллин, Сергей Павлик, Казанның Яңа Савин районыннан – Илмир Төхфәтуллин белән Булат Мусин, Теләчедән Муса Галләмов.
Шулай итеп, чемпионнарның өчесе титулын саклап кала алды. Һәм аның берсе генә командасын үзгәртмәде.

 
4нче факт: тәкә Теләчегә кайтмады
Тамашачы баш батыр өчен көрәш көтте: Муса Галләмовның Түбән Кама пәһлеваны Марат Мөхәммәтҗановны сыртына салырга көче җитәрме, диеште алар. Сорауга җавап табылмый калды – баш батыр өчен көрәшкә чыгучы табылмады. Ә тәкә Теләче командасына насыйп булган икән – аны җиңүче командага бирделәр.
– Тәкәне Актанышта ук сатып калдырдык, – диде районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илдар Гыйниятуллин. – Акчасын фаҗигале рәвештә һәлак булган Мөслим районы имам-мөхтәсибенең якыннарына һәм үзебезнең райондагы бер мохтаҗ гаиләгә тапшырдык.

 
5нче факт: көрәш җәмәгатьчелеге китаплы булды
Актанышта көрәш барган көнне яңа гына табадан төшкән “Сабантуй”дан – олы мәйданга” дип исемләнгән китапны сату да оештырылды. “Сабантуй” журналы хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән дөнья күргән китапны төп сатып алучылар – өлкән буын тамашачысы (50%), басмада үз исеме телгә алынган геройлар (40%) һәм калганнар (10%).

 
6нчы факт: Идиятов оттыра, көрәше сагындыра
Туган ягы өчен көрәшергә булган Рамил Хисмәтуллинга үз келәме булышмады – Актаныш батыры икенче әйләнештә тамашачылар арасына күчеп утырды. Кисәтүләр аркасында җиңүне кулдан ычкындыручылар бер Рамил генә булмады.
– Менә бу көрәшченең иң көчле вакытларын хәтерлисезме? – дип ишарәләде Рамил Арча батыры Илшат Идиятовка ишарәләп. – Мин аның шул вакыттагы көрәшен һәрчак үрнәк итеп китердем. Көндәшләрен күтәреп алып баш аркылы сыртларына сала иде. Менә шундый көрәш бетте. Җиңелүем түгел, менә шунысы күңелгә тиде.
Идиятов үзе булачак чемпион Айнур Сыртаевка оттырды, аны белгән тамашачы исә элеккеге көрәшен искә алып, көрәшчене алкышларга күмде.

 
Җиңүчеләр:
60 кг: 1 урын – Тимур Милютин (Әлмәт), 2 урын – Дмитрий Гайнеев (Лаеш), 3 урын – Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче), Раббани Нургалиев (Актаныш).
65 кг: 1 урын – Искәндәр Мортазин (Актаныш), 2 урын – Илнар Закиров (Алексеевск), 3 урын – Шамил Локманов (Теләче), Ранил Ганиев (Кама Тамагы).
70 кг: 1 урын – Рөстәм Сәләхов (Яңа Чишмә), 2 урын – Динар Кәримуллин (Теләче), 3 урын – Равил Зайнашев (Яр Чаллы), Данил Хәйриев (Балык Бистәсе).
 75 кг: 1 урын – Артур Зөлкәрнәев (Теләче), 2 урын – Марат Кәримов (Әлмәт), 3 урын – Рамазан Садыков (Яңа Савин районы), Илнур Гобәйдуллин (Кукмара).
 80 кг: 1 урын – Ренас Кәлимуллин (Теләче), 2 урын – Роберт Шакиров (Яр Чаллы), 3 урын – Азат Габдрәшитов (Актаныш), Айзат Хадиев (Арча).
85 кг: 1 урын – Раил Сәләхетдинов (Кукмара), 2 урын – Ранис Галимуллин (Теләче), 3 урын – Илназ Зарипов (Саба), Салават Әсхәдуллин (Балтач).
90 кг: 1 урын – Илнар Галимов (Актаныш), 2 урын – Ильмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы), 3 урын – Марсель Гозаеров (Әлмәт), Раиль Сираев (Актаныш).
100 кг: 1 урын – Айнур Сыртаев (Чистай), 2 урын – Булат Мусин (Яңа Савин районы), 3 урын – Данис Закиров (Саба), Дамир Әдиятуллин (Әлмәт).
130 кг: 1 урын – Муса Галләмов (Теләче), 2 урын – Раил Нургалиев (Биектау), 3 урын – Раил Сагиров (Спасс), Валерий Рафиков (Актаныш).
130 кг: 1 урын – Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама), 2 урын – Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч), 3 урын – Ранис Гыйләҗетдинов (Яр Чаллы), Радик Воронов (Тукай).
Командалар: 1.Теләче, 2.Актаныш, 3.Әлмәт.

Фәрит Салихов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев