Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Муса Җәлилнең оныгы яшьләр симфоник оркестрының V юбилей сезонын ачты

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында Татарстан Республикасының яшьләр симфоник оркестры V юбилей сезонын ачты. Программаның кадерле кунагы буларак Муса Җәлил оныгы да чакырылд...


Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында Татарстан Республикасының яшьләр симфоник оркестры V юбилей сезонын ачты. Программаның кадерле кунагы буларак Муса Җәлил оныгы да чакырылды. Ул солист буларак Антонио Вивальдиның “Ел фасыллары”ны өзеген уйнады. 
Внук Мусы Джалиля открыл V концертный сезон Молодежного симфонического оркестра РТ


– Безнең бүгенге программа 70 процентка яңа. Юбилейга чыннан да бәйрәм программасы әзерләргә булдык. Без оркестрыбызда тәрбияләп үстергән артистларны күрсәтергә теләдек. Алар арасында Муса Җәлил оныгы Михаил Җәлил дә бар. Без аны бик яратабыз, бу кичтә безгә кушылуыны сөенеп туя алмыйбыз, – диде оркестрның сәнгать җитәкчесе, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Лось.
Оркестр 2012 елда Казанның Мәдәният идарәсе һәм маэстро Александр Сладковский ярдәмендә булдырылды. Хәзерге вакытта анда 18 Казан музыкаль мәктәбе вәкилләре һәм Яшел Үзән укучылары уйный.

Чыганак: "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев