Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Музей бүләк җыя

Татарстан Республикасы Милли музее хәбәр итүенчә, 1 апрельдән музейның туган көненә багышланган "Бүләк итү көннәре" акциясе старт ала.

Татарстан Республикасы Милли музее хәбәр итүенчә, 1 апрельдән музейның туган көненә багышланган "Бүләк итү көннәре" акциясе старт ала. Акциянең асылы - шәһәр, республика, илнең теләсә кайсы кешесе музейга экспонат яки тулы бер коллекция бүләк итә ала. Бу - Татарстан Республикасы тарихына үз исемеңне язу, мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклап калуга булышлык итү, туган ягыбызның киләчәге һәм бүгенге тормышыбыз турында киләчәк буыннарга сөйләү өчен уникаль мөмкинлек.

Быел "Бүләк итү көннәре" Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Милли музее фондлары хезмәткәрләре казанлыларга һәм шәһәр кунакларына музей коллекцияләрен түбәндәге предметлар белән тулыландыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр:

- Татарстанның күренекле мәдәният һәм фән эшлеклеләренең шәхси әйберләре, фотосурәтләре һәм үзләре исән чакта чыгарылган басмалары; - Х1Х-ХХ гасыр халыкларының милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре сурәтләнгән фоторәсемнәр;

- XIX гасыр азагында туган якның костюм комплекслары һәм традицион халык киемнәре элементлары (татарлар, руслар, марилар, чувашлар, мордвалар һ. б.);

- көнкүреш әйберләре (керамик савыт-саба, комганнар) ;

- хезмәт кораллары (үрелгән тырма, балык тоту кораллары, токарь станогы (аяклы), чүлмәк ясау станогы (кул яки аяклы), чылбырлар, тимерчелек яки кустарчылык эше ураклары;

- XIX ахыры XX гасыр йорт кул эшләре үрнәкләре;

- XIX ахыры XX гасыр уртасы зәркән бизәнү әйберләре (чулпылар, боҗра, алкалар, брошь, беләзекләр);

- заманча декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре;

- төбәк территориясендә яшәүче халыкларның телләрендә 1920-1940 еллардагы элмә такталар, плакатлар.

Бүләк итү көннәре 4 апрельгә кадәр дәвам итә. 5 апрельдә, Татарстан Республикасы Милли музееның 126 еллыгы көнендә, акциягә йомгак ясау булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев