Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Милли бәйрәмнәр: Нәүрүз

Яңа ел белән, дуслар! Фарсы һәм төрки халыкларда яңа ел нәкъ менә яз көне – Нәүрүз бәйрәменнән башлана.

Килеп чыгышы 

Нәүрүз безнең эрага кадәр үк уздырылган. Тарихи чыганаклар шул хакта сөйли. «Нәүрүз» сүзе «яңа көн» дигәнне аңлата, язын көн белән төн тигезләшкән вакытта – 21–22 нче мартта үткәрелә. Бу бәйрәм шулкадәр киң таралган ки, аны дөньяның дистәләгән илендә билгеләп үтәләр. Нәүрүзне Иран, Төркмәнстан, Әфганстан, Тадҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстанда зурлап уздыралар. Россиядә әлеге бәйрәм Татарстан, Башкортстан һәм Дагыстанда популяр.

2009 нчы елда Нәүрүз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелә, ә 21 нче март «Халыкара Нәүрүз көне» дип игълан ителә.

Бәйрәмдә нишлиләр?

Бәйрәмгә алдан ук әзерләнәләр. Нәүрүзгә кадәр өйне тәртипкә китерү, бөтен җирне чистарту, шулай ук бер-береңә булган үпкәләрне гафу итү мөһим. 

Нәүрүз бәйрәменә «карга боткасы» пешерәләр. Элек кешеләр табигатьнең уянуын кара каргалар килү белән бәйләгән, бәйрәм боткасын шул кошлар исеме белән атаганнар. Ботка пешерер өчен ярма, май, йомырканы исә балалар өйдән өйгә кереп җыеп йөриләр. Аларны бер кеше дә буш кул белән чыгармый. Балалар өй янына киләләр дә, җырлап, такмаклар әйтеп, әлеге өйгә, аның хуҗаларына изге теләкләр телиләр. Җыйган әйберләрдән өлкәннәр болынга чыгып ботка пешерә, ә яшьләр, балалар шунда җырлыйлар, бииләр, такмак әйтәләр, төрле кызыклы уеннар уйныйлар. 

Нәүрүз такмаклары

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер-дога кылабыз,

Аш-сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбарәкбад!

 

Нәүрүз килә яшәреп,

Яшәреп тә теш ярып.

Сөләйман абзый, көтәмсең?

Табак-савыт бирәмсең?

Нәүрүзгә табак кирәк,

Табакка кабак кирәк,

Май, күкәй, калак кирәк.

Күмәчен дә кызганма,

Озак яшә, сызланма!

 

Нәүрүз әйттек без сезгә,

Хакын бирегез безгә!

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә!

Нәүрүз мөбарәкбад!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев