Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Нечкәбил» – Татарстанның бәхетле һәм нык гаиләләре фестивале

Тиздән Татарстанда «Нечкәбил-2017» конкурсында катнашырга теләүче гаиләләр өчен сайлап алу турлары башланачак. Оештыручылар Татарстанның бәхетле һәм нык гаиләләрен бу конкурста катнашырга чакыралар. С...

Тиздән Татарстанда «Нечкәбил-2017» конкурсында катнашырга теләүче гаиләләр өчен сайлап алу турлары башланачак. Оештыручылар Татарстанның бәхетле һәм нык гаиләләрен бу конкурста катнашырга чакыралар. 
Сайлап алу турлары:
14 июнь көнне - Бөгелмәдә
16 июнь көнне - Чистайда
21 июнь көнне - Минзәләдә
23 июнь көнне - Апаста
28-29 июнь көннәрендә - Казанда уза.

«Нечкәбил» конкурсы «Гаилә канаты астында» («Под крылом семьи») оешмасы тарафыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән инде 13нче тапкыр уза. «Нечкәбил»дә үз гаиләләре белән горурланучы, буыннан-буынга традицияләрне саклаучы һәм олыларны хөрмәтләүче татарстанлылар катнаша. Әлеге фестиваль "Нык гаилә" федераль партия проекты кысаларында уздырыла.
Һәр елны әлеге конкурс яңача уздырыла, ләкин аның асылы үзгәрми - Татарстанның нык һәм бәхетле гаиләләре мисалында халыкка гаилә кыйммәтләрен җиткерү.

Республикабызда «Нечкәбил» конкурсы бик популяр - шушы еллар эчендә саайлап алу турларына килүче гаиләләр саны 6500дән арткан инде.
«Нечкәбил-2017» конкурсының ярымфиналы 23 сентябрь көнне «Корстон» күңел ачу һәм сәүдә үзәгендә, ә финалы - 30 ноябрь көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак.
Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 1 июльгә кадәр nechkebil@yandex.ru адресы аша кабул ителә. Тулырак мәгълүмат - www.nechkebil.ru сайтында һәм (843) 205-58-09 телефоны аша.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев