Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ничек сайларга?

 Кибет киштәләрендә инде карбыз, кавын күренә башлады. Ә ничек сайларга? Бу сорауга җавапны түбәннән укып белә аласыз:Карбыз Өлгергән карбыз җиңел була. Берничәсен кулга алып карагыз. Буй-буй сызыкл...

 Кибет киштәләрендә инде карбыз, кавын күренә башлады. Ә ничек сайларга? Бу сорауга җавапны түбәннән укып белә аласыз:
Карбыз



  • Өлгергән карбыз җиңел була. Берничәсен кулга алып карагыз.

  • Буй-буй сызыклары кискен аерылып торса яхшы.

  • Кабыгы тырнак белән кырылган карбызны алмагыз.

  • Ике куллап кысып, колак янына китерегез: эчтә шыгырдаган тавыш килә икән, димәк, карбыз өлгергән.



Әстерхан карбызы — түгәрәк, зур, бик баллы һәм сусыл. Краснодар карбызы — алай зур түгел, кабыгы куе яшел төстә, буй-буй сызыксыз. Бик баллы булмый.

Кытай һам үзбәк карбызы — бик зур, озынчарак формада. Сусыл, әмма баллылыгы ягыннан әстерханныкын-нан калыша.

Япон карбызы — квадрат формасында, кыйммәт, шуның өстенә күп вакыт өлгереп җитмәгән була. Квадрат карбыз махсус кубта үсә, бик баллы түгел.


Кавын



  • Үлән исе килеп торган кавын өлгермәгән була. Җылыда, көн үзәгендә аның исе ныграк сизелә.

  • Суккалаганда тонык тавыш чыкса, кавын өлгергән.

  • Сабак очы тулысынча кипкән булырга тиеш.

  • Кавынның тышы йомшак булу бозыклыгын искәртә.



“Колхозница” — зур булмаган түгәрәк кавын. Бу төре юлда килгәндә дә өлгереп җитә. Эче сары, баллы, кайчагында яшькелт тә булырга мөмкин. Бик өлгергәне дә хуш исе белән әллә ни мактана алмый. Мондый кавын безнең бакчаларда да рәхәтләнеп үсә ала.

“Торпедо” — озынча, шактый зур кавын. Тышы аксыл сары, челтәрләнеп тора. Эче бик баллы, сусыл һәм хуш исле. Ул тулысынча өлгергәч кенә өзелергә тиеш. Шуңа бик җентекләп сайларга кирәк.

“Канталупа” — азрак кысылган сары кавын, тышы челтәрләнеп тора. Баллы, әмма бик сусыл түгел.

 eaeace71e23624c42f4f67bc56e14b1e

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев