Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Нигә “хәзер кош очып чыга” диләр?

Фотографның “хәзер кош очып чыга” дигән сүзе кайчан һәм ничек килеп чыккан?ХХ гасыр башында фотогы төшерү гаять авыр эш саналган. Бер кешене генә сурәткә төшерү өчен 10 минуттан артык вакыт киткән. Би...

Фотографның “хәзер кош очып чыга” дигән сүзе кайчан һәм ничек килеп чыккан?
ХХ гасыр башында фотогы төшерү гаять авыр эш саналган. Бер кешене генә сурәткә төшерү өчен 10 минуттан артык вакыт киткән. Бигрәк тә балаларны фотога төшерү кыен булган. Заманча технологияләр куллана башлаганнан соң гына сабыйларны тиз арада фотога төшерү мөмкинлеге барлыкка килгән.
Узган гасырның 20 елларында фотографлар  үзләренә җайлы җайланма уйлап тапканнар. Бала көйсезләнмәсен, тыныч утырсын һәм карашны фотопаратка юнәлтсен өчен, уенчык кошчык куйганнар.
Ул көчле ут яктысында ялтырап торган. Аскы өлешенә су тутырылган, арткы ягына “резин груша” урнаштырылган. Аны кыскалагач, “кошчык” сызгырган тавыш чыгарган, чын кош сайравын хәтерләткән. “Хәзер кош очып чыга” дигән сүзне ишеткәч, бала игътибар белән камерага карап, шул могҗизаны көтеп торган. Билгеле инде, бу очракта фотосурәтнең сыйфаты да яхшы килеп чыккан.
j

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев