Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ник җырчыларны бала белән акча эшлисез, дип гаеплиләр?

Замирә Рәҗәпова “Бер белмәгән кешеләр бала белән акча эшләүдә гаеплиләр”, дип язган үз инстаграмында. Каян килгән мондый уй?"Кайчакта үзем турында чит кешеләрдән күп мәгълүмат ишетәм. Аларны тыңласаң...



Замирә Рәҗәпова “Бер белмәгән кешеләр бала белән акча эшләүдә гаеплиләр”, дип язган үз инстаграмында. Каян килгән мондый уй?



"Кайчакта үзем турында чит кешеләрдән күп мәгълүмат ишетәм. Аларны тыңласаң көләрсең дә, еларсың да, - ди танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова. – Еш кына кулына микрофон тотып та карамаган кешеләр, сәхнәдә эшләргә өйрәтә. Йә булмаса, бала белән бер генә тапкыр да хоккей тренировкасына барып карамаган “әниләр”, ,баланың балачагын аласың”, “бала белән акча эшләргә телисең”, дип гаеплиләр. Йә булмаса, кайбер апалар “артистлар бала табу белән мактана” дип безне оялтырга тели. Ни өчен? Бер очрак хәтеремдә. Икенче улым Данилны тапкач, операция өстәленнән реанимациягә күчерделәр. Телефонда беренче шалтырату иремнән булса, икенчесе журналистлардан иде. Телне әйләндереп сүз әйтергә хәл юк, баланы, гомумән, күрмәдем. Өскә сорау яудыра башлады әңгәмәдәшем. “Зинһар, берни дә язмый торыгыз, бала табу йортыннан чыккач язарсыз”, дидем. Билләһи, ул вакытта уем мактау түгел иде. Бала исән-сау була күрсен берүк! Сүзем журналистларны гаепләү түгел, рәхмәт мине онытмыйлар, һәрвакыт элемтәдә торабыз. Мөрәҗәгатем усал телләргә юнәлтелгән. Җәмәгать, бераз тормышка елмаеп карарга өйрәнегез, шул чакта ул да сезгә елмаер!"


Язма Замирә Рәҗәпованың инстаграмыннан алынды






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев