Әниләр бәйрәменә чәчәкләрнең иң ... баллысы!

Баллы чәчкәләр
Кирәк:
– офис кәгазьләре;
– линейка, карандаш, кайчы, клей-карандаш;
– кечкенә чупа-чупс конфетлары;
Төсле кәгазь алабыз һәм бер ягы 8 см булган квадратлар кисәбез.


Һәм квадратны дүрткә бөкләп, чәчәк таҗлары ясыйбыз.
Кырый таҗларны бер-берсенә ябыштырсак, 5 таҗлы чәчәк килеп чыгачак. Хәзер инде аны чупс конфетына урнаштырабыз. Һәм ябыштырып та куябыз.




Чәчәкләрнең сабакларын озынрак итсәң, матуррак булачак. Аны яшел төсле кәгазь белән төрергә, өстәмә сабак-яфраклар да ясарга була.

Менә шушындый лилия чәчәкләре килеп чыгачак.

Лилияләрне вазага урнаштырабыз. Баллы чәчкәләр әзер!
 
 
Чыганак: "Көмеш кыңгырау"газетасы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Нурисә Мөхәмәтова шигырьләре «Шигырьләр язу – минем студент чорларыннан ук калган бер шөгылем. Укып чыгып мәктәптә белем бирә башлагач та бу гадәтемне ташлый алмадым».
    93
    0
    0