Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әниләрнең хакы

Беркөн бер егет Пәйгамбәребез янына килеп: - Я Рәсүлуллаһ! Әнием бик картайды. Нәкъ сабый бала кебек булды. Яткан җиреннән торалмый. Мин аны кулларым белән ашатам, чәй эчерәм. Тәһарәт алдырып, намазлы...

Беркөн бер егет Пәйгамбәребез янына килеп:
- Я Рәсүлуллаһ! Әнием бик картайды. Нәкъ сабый бала кебек булды. Яткан җиреннән торалмый. Мин аны кулларым белән ашатам, чәй эчерәм. Тәһарәт алдырып, намазлыгы янына күтәреп илтеп куям. Һәр кушканын эшлим, теләгәнен үтим. Я Рәсүлуллаһ! Әниемнең хакын үти алдыммы? – дип сорады.
Сөекле пәйгамбәребез (САВ):
- Тудырган әниеңнең хакының йөздән бер өлешен дә үти алмадың! – ди.
Егет:
- Ни өчен? Я Расүлуллаһ! Мин әниемнең бер әйткәнен ике тапкыр кабатлатмадым. Үзем шулкадәр хезмәт итәм, һич кенә дә аңа кыенлык китермәдем, - ди.
Рәсүлуллаһ (САВ) әфәндебез:
- Әниең сиңа, улым үссен, бөек кеше булсын, озак яшәсен, дип аркасында күтәреп йөртте. Син исә кайчан үләчәк, үлсә котылыр идем, дип хезмәт итәсең. Монда таулар арасындагы кебек аермалык бар. Әниең сиңа караган саен вакыт, улым, ни заман үсеп җитәчәксең, дияр иде. Син исә, ни заман үләчәк, диясең.
Шулай да бу ниятләрегез арасында булган аермалыкларның даһи бер кыйммәте бар. Син әниеңә никадәр хезмәт итсәң дә, аның хакын үти алмассың. Моны яхшы беләсең. Һичбер бала ата-анасының хакын үти алмас.
Фәкать шуны яхшы белегез ки, син әниеңә болай хезмәт итсәң, Аллаһы Тәгалә сиңа бөек саваплар бирер. Ата һәм ананың ризалыгына лаек булган кеше Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына да лаек булыр, - дип боера.щни

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев