Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Нинди ата-ана булмаска?

1. Аны гел әрләп торыгыз. Бүтәннәр алдында булса, тагын да яхшырак. Моның никадәр күңелле һәм, иң мөһиме, нәти­җәле булуын кечкенә чагыгыздан яхшы хәтерлисездер. Тән­кыйть­­ләү аркасында бала үзен гае...

1. Аны гел әрләп торыгыз. Бүтәннәр алдында булса, тагын да яхшырак. Моның никадәр күңелле һәм, иң мөһиме, нәти­җәле булуын кечкенә чагыгыздан яхшы хәтерлисездер. Тән­кыйть­­ләү аркасында бала үзен гаепле хис итә башлый, шуңа тыңларга мәҗбүр була. Тыныч, бер тыны да чыкмый торган, үз-үзенә ышанмый торган кеше – балагызны киләчәктә әнә шундый итеп күрергә телисезме?
2. Җавап бирергә мөмкин булмаган сораулар бирегез. Ба­ланың сезгә һәм сез әйткән сүз­ләргә бөтенләй игътибар итми баш­лавын телисездер бит? Алай икән, түбәндәге сорауларны истә калдырыгыз: “Кая керә­сең син?!”, “Кемгә охшап шундый оятсыз (“акыллы”, ”кире”) булдың?”, “Бүлмәңне кайчан җыештырасың инде?”, “Күпме әйтеп була сиңа?!”, “Бөтенләй оятыңны югалттыңмы?”
3. Балагызга аның турында гел сөйләп торыгыз. Сездән башка аңа кем дөресен әйтер соң?! “Син ялкау”, “Синнән башка да башым авырта”, “Син генә җитми идең!”, “Монда синең бернәрсәң дә юк, менә үсеп җиткәч...”, “Син мине беркайчан да ишетмисең”, “Мондый начар малай белән беркем дә уйна­мая­чак”, “Син малай бит, ела­ма”, “Син кыз бит, пөхтә бул”, “Яхшы укымасаң, урам себерүче була­сың”. Мондый сүзләрнең балачакта сезгә “бик ошавын” исе­гезгә төшерегез.
4. Балагызны тыңламагыз. Ул мәктәптән кайтып, укытучысыннан йә классташларыннан зарлана икән: “Минем болай да эшем күп, синең капризларың­ны тыңлый алмыйм”, – диегез.
5. Хисләрен тышка чыгарырга рөхсәт бирмәгез. Хисләр кешегә тормышта булыша – менә тагын, кем әйткән моны?! Кызлар ачуланырга тиеш түгел, малайлар еламый – әлеге “ха­кыйкать”не балачагыгызда сез­гә күпме кабатладылар?
6. Балага биргән сүзегездә тормагыз. Сез бит балагызны үз сүзендә тора торган, җаваплы кеше итеп үстерергә телисез.
7. Аны башка балалар белән гел чагыштырып торыгыз. Тирә-юньдә башкаларның аннан яхшырак, акыллырак, ә үзенең булдыксыз икәнен балачактан ук белеп, акылына сеңдереп үссен.
8. Һәм иң әһәмиятлесе! Балага беркайчанда аны яратуыгыз турында әйтмәгез. Монысы – артык, ул аны үзе белергә тиеш
2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев