Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Һөнәр сайлау — язмыш сайлау

Балачак яшен тизлегедәй үтеп китә ул. Тиздән яшүсмер булырсың, урта мәктәпне тәмамларсың... Менә һөнәр сайларга да вакыт килеп җитәр. Ә һөнәр сайлау - бик җаваплы адым ул. Түбәндәге киңәшләр сиңа килә...

Балачак яшен тизлегедәй үтеп китә ул. Тиздән яшүсмер булырсың, урта мәктәпне тәмамларсың... Менә һөнәр сайларга да вакыт килеп җитәр. Ә һөнәр сайлау - бик җаваплы адым ул. Түбәндәге киңәшләр сиңа киләчәгеңне хәл иткәндә ярдәмгә килер.
-Тормышта үз юлыңны, үз һөнәреңне табу бик җитди мәсьәлә, ялгышлык ясау кыйммәткә төшәргә мөмкин. Күңеленә ятмаган һөнәр сайлаган кешенең укуы да, эше дә шул чама гына, ул бернинди рәхәтлек китерми.
-Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы кем булачагын, нинди һөнәр сайлаячагын үзе өчен алдан ук билгеләгән булса, бу бик яхшы. Чыгырылыш сыйныф укучыларының күбесе уку йортларын башкаларга ияреп яки әти-әни киңәше белән, я булмаса җыелган баллар мөмкинлегеннән чыгып сайлый. Андыйларга нәрсә киңәш итәргә соң?
Мәсәлән, Америкада: мәктәпне тәмамлаганнан соң, балалар башта волонтерлар булып эшли, коллективта аралашу тәҗрибәсе туплый, эш бирүченең рекомендациясен ала. Бер үк вакытта, үзлегеннән укыйлар, кызыксыналар, университетлар тәкъдимен өйрәнәләр, физик һәм рухи үсәләр, шулчакта гына кеше үзенә хас, теләгенә һәм мөмкинлекләренә туры килгән дөрес һөнәрне сайлый.
-Әгәр ул үзе хыялланган уку йортына барырга тели икән, өстәмә имтихан бирүдән курыкмаска тиеш. Аны тапшыру өчен ул бар тырышлыгын куячак. Ә инде аны әйбәт тапшырачагына икеләнә икән, сүз дә юк, кулдагы чыпчык яхшырак.
-Хыялыгызның тормышка ашачагына ышаныгыз, моның өчен барсын да эшләгез! Тормыш тудырган кыенлык-киртәләрне җиңәргә үзегездә көч, үҗәтлек тапмыйсыз икән, киңәшнең файдасы да юк.
-Үз язмышың өчен җаваплылык хисе нәкъ менә 17-18 яшьләрдә туа. Әмма бу чорда әти-әнигә бәйлелек (территориаль, финанс, психологик) була әле. Күпләр язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алудан курка, әти-әни таләбеннән чыга алмый.
%d0%bf%d1%83%d1%82%d1%8c-%d0%b2%d1%8b%d0%b1%d0%be%d1%80

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев