Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Нур» татар балалар театр студиясе “Нәни принц” спектаклен карарга чакыра

12 майда сәгать кичке 18:00 да «Нур» татар балалар театр студиясе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” спектакль-лирик әкиятен тат...

12 майда сәгать кичке 18:00 да «Нур» татар балалар театр студиясе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” спектакль-лирик әкиятен татар телендә тәкъдим итә. Спектакль исә студиянең 2015-2016 уку елы нәтиҗәсе булып тора.
Бу театраль сезонда “Нур” студиясе Экзюпериның үзенең үлеме алдыннан иҗат иткән һәм үзе үк иллюстрацияләгән, башка бер әсәргә дә охшамаган акыллы һәм кешелекле фәлсәфи әкиятен сайлаган.
“Нәни принц” – татар телендә (Разил Валеев тәрҗемәсе) бер актлы 1 сәгатькә исәпләнгән музыкаль-драматик спектакль. Гаилә белән карау өчен сәхнәләштерелгән һәм балалар 6 яшьтән карый ала.
Режиссер – Марсель Мәхмүтов, Казан театр училищесында һәм “Нур” студиясендә актерлык осталыгы буенча педагог;
рәссам – Ленар Гыйльметдинов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан яшь тамашачылар театрының (ТЮЗ) баш рәссамы;
студиянең сәнгать җитәкчесе – Наилә Гәрәева, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Камал театры актеры;
проект җитәкчесе – Адилә Хәйбуллина, ТР Театр эшлекләре берлегенең әйдәп баручы белгече, Казан театр училищесы педагогы.
Белешмә өчен. “Нур” студиясе 2012 елның гыйнварында М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Театр эшлекләре берлеге инициативасы белән оештырылды. “Нур” татар балалар театр студиясендә 7-12 яшьтәге татар телен белгән балалар шөгыльләнә. Уку процессы берничә юнәлештә оештырыла: “Актерлык осталыгы”, “Хореография”, “Ансамбль”. Ел дәвамында укучылар белән нәтиҗә эше буларак спектакль куела. Дүрт ел дәвамында балалар студиясенә йөрүче нәни артистлар Г.Камал театры сәхнәсендә куелган “Мулла”, “Хан кызы Турандык”, “Минем исемем Кызыл” спектакльләрендә, Г.Тукай исемендәге Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсында, танылган татар эстрада җырчылары (Гөлназ Сираева, Артур Салихов һ.б.) клипларында һәм Казан шәһәрендә узган төрле бәйрәм чараларында катнашып, үзләрен танытырга өлгерделәр һәм уңышларга ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев