Очасы килә...


Миңа бу җәйдә әни һәм аның дуслары белән Төркиягә бару бәхете елмайды.
Бу ил искиткеч: бар нәрсә ачык төстә, һавасы да үзгә. Бары да матур: табигать тә, кешеләр дә. Диңгез матурлыгына да сокланмый мөмкин түгел. Ул күзне иркәли, шул ук вакытта үзенә буйсындыра да. Сәяхәт вакытында биредә яшәгән халыкның тарихы белән таныштык, ярым җимерек архитектура истәлекләрен күзәттек, Төркиянең бөек кешеләре турында да белдек.
Ә парашютта очканда мин үземне кош кебек хис иттем. Ул тойгыны сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Биеклек, иркенлек, каршы искән җил... Җиргә төшкәч тә, канатларны кагып, яңадан күккә күтәреләсе килә. Кызганыч, кешеләргә андый мөмкинлек бирелмәгән шул...
Ләйсән ХӘЙРЕТДИНОВА.
Чистай, 1нче лицей.
Укытучы: Дания Абдуллина.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Казан шәһәр филармониясе заманча «Көлсылу» күрсәтте Казан шәһәр филармониясе артистлары балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте. Шушы көннәрдә Евгений Шварцның «Көлсылу» («Золушка») мюзиклы тәкъдим ителде.
-
VIII тур җиңүчеләре Сәлам, дуслар! Бик тиздән “Зирәкләр һәм тапкырлар клубы”ның быелгы җиңүчеләре ачыкланачак. Тагын бер тур гына калып бара. Ә хәзергә сигезенче турга йомгак ясыйбыз.
-
Виртуаль дөньяда сак бул! Интернетта утыручы балалар өчен киңәшләр