Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Очрашулар дәвам итә!

«Сабантуй» журналы яңа уку елы башланганнан бирле Казан шәһәрендәге мәктәп-гимназияләрдә укучылар белән 30 га якын очрашу үткәрде.

 

«Сабантуй» журналы яңа уку елы башланганнан бирле Казан шәһәрендәге мәктәп-гимназияләрдә укучылар белән 30 га якын очрашу үткәрде. Чираттагы очрашу Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 14 гимназиядә үтте. Гимназиядә 1000 нән артык бала белем ала. «Сабантуй» басмасы белән очрашуга да алар ныклап әзерләнгәннәр – рәсемнәр ясаганнар, шигырь-әкиятләр иҗат иткәннәр. Без дә укучыларны журналның декабрь саны белән таныштырдык, аның тарихы, сәхифәләре турында тәфсилләп сөйләдек. 

Видеопроектлар да балаларда зур кызыксыну уятты. Үзләре дә әлеге проектларда герой булырга теләүләрен җиткерделәр. Очрашу кысаларында журналдагы “Кызларга” һәм “Малайларга” сәхифәсе авторы Аида Яруллина балаларга осталык дәресе үткәрде. Мастер-класста якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменең төп символы – чыршыга үз куллары белән уенчык ясарга өйрәнделәр. Үз сәләтләрен күрсәтеп, истәлекле бүләкләр дә алдылар. Мондый очрашулардан соң гимназия-мәктәпләрдә укучылар бергәләшеп журналга языла.  Димәк, безнең яңа дусларыбыз арта!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев