Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Олимпиадалар башлана

12 ноябрьдән Татарстан укучылары өчен бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этаплары башлана.

12 ноябрьдән Татарстан укучылары өчен бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этаплары башлана. Укучылар барлыгы 24 фән буенча белемнәрен сынаячак. Беренче олимпиада 12 ноябрьдә астрономия, туган тел (мари, удмурт, чуваш, мордва), гарәп һәм төрек телләре буенча үтәчәк. Соңгысы 23 декабрьгә планлаштырылган. Ул көнне туган телдә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар татар теле буенча олимпиадада катнаша алачак. Рус һәм инглиз телләре, математика фәннәреннән олимпиадада – 4 сыйныфтан башлап, ә тормыш иминлеге нигезләреннән 3 сыйныфтан башлап катнашырга мөмкин. Муниципаль этапта җиңгән укучылар республика турына үтә.

Узган уку елында олимпиадаларның муниципаль этабында республикабызда белем алучы 73 мең 663 укучы катнашкан. Аларның 25 мең 782 се җиңүче һәм призер исеменә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев