Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Олы юл - Айкидо. Үзеңне якларга өйрәнәсең киләме?

Үзеңне якларга өйрәнәсең киләме?Яңа уку елына җитез, көчле, уңышлы булып үзгәрәсең килә икән, без сиңа Айкидоны сайларга тәкъдим итәбез! Японнарның бу сугыш сәнгатен Казанда инде йөздән артык бала үз...

Үзеңне якларга өйрәнәсең киләме?
Яңа уку елына җитез, көчле, уңышлы булып үзгәрәсең килә икән, без сиңа Айкидоны сайларга тәкъдим итәбез! Японнарның бу сугыш сәнгатен Казанда инде йөздән артык бала үз иткән. Алар айкидо күнекмәләрен “Динамо” спорт комплексында һәм Казан медицина университетының спорт залында үзләштерә. Гаҗәбе шул – арада кызлар да бар! Ә бөтен дөнья белән исәпләсәң, айкидо белән ике миллионнан артык кеше шөгыльләнә.
Белешмә: Айкидо нәрсә аңлата:
Ай – гармония,
Ки – рухи көч,
До – юл, ысул, бу өч иероглиф бергә кушылгач, “рухи гармониягә юл” дигәне аңлата.
Сугыш сәнгатенең Морихей Уэсиба уйлап тапкан әлеге төре, үзеңне генә түгел, сиңа һөҗүм итүчен дә җәрәхәтләрдән сакларга мөмкинлек бирә.
Күптән түгел алтмышлап спортчыбыз Мари республикасында урнашкан “Илләт” спорт лагерендә ярышларда катнашты, аннан яңа җиңүләр белән кайтты. Арада Константин Задорожный, Кәрим Вәлиев, Александр Дубровин һәм Илья Колчин иң катлаулы имтихан тапшырып, кара путага ия булды. Остазлары (малайлар аларны хөрмәт итеп “сэнсэй” дип атый) – Татарстанда Айкидо һәм Дҗиу Дҗитсу хәрәкәтенә нигез салучы Александр Сивков һәм Аликсей Мищенко.  Моннан кала, алар Татарстанда 1991 елда оешкан, Япония тарафыннан рәсми рөхсәт алган “Айкидо Айкикай интернациональ оешмасы” җитәкчеләре дә. “Балалар бездә алты яшьтән шөгыльләнә. Практикалары җитәрлек булгач, югары җиңүләргә ирешәләр”, ди остазлар.
Ә малайлар һәр иртәне йөгерү белән башлаулары, көнгә ике тапкыр саф һавада,  татами өстендә күнегүләр үткәрүләре турында сөйләде. Айкидоның техникасы нидән гыйбарәт, дигән сорауга: “Көндәшенең һөҗүменә кушылу һәм аның энергиясен үзенә каршы юнәлтү. Соңыннан -  авырттыру нокатсына басып, җиргә егып салу”, дип җавап бирделәр.
Көрәш коралсыз да булмый. Җәйге лагерьдә малайлар агач кылычлар, 128 см озынлыктагы “дзе”-таяклар, “танто”-пычаклар кулланып, яңа алымнар да үзләтештергәннәр.
Инде сентябрь җиткәнне – күнегүләрнең дәвамын түземсезлек белән көтәләр. Сине дә чакыралар – айкидога өйрәнәсең килсә, рәхим ит!
Тулырак мәгълүмат аласың килсә: www.bujutsu.ru  кереп белешә аласың.
 
 
Сөмбел Таишева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев