Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Олыязда якты очрашу

«Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары редакциясе хезмәткәрләре Кукмара районы Олыяз авылы мәктәбе укучылары һәм укытучылары, шулай ук балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре белән бик матур очрашуда булып кайттылар.

Укучылар шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап һәм музыка уен коралларында уйнап бик күңелле чыгышлар ясадылар. Шулай ук журналистларның кызыклы сорауларына җаваплар биреп редакция бүләкләренә дә ия булдылар.

Олыяз мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм педагог-оештыручысы Зөлфия Шәрифулла кызы Гыйльметдинова бу чарага җитди якын килеп әзерләнгән. Ул үз чыгышында: «Укучыларның яшьтән татарча матбугат укып үсүе аларның тәрбиясенә дә, белемнәренең тагын да киңәюенә тәэсир ясый», – дип белдерде.

Олыяз мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне әти-әниләре журналларга да яздырды. Димәк, «Сабантуй» һәм «Салават күпере» ай саен килеп балаларны тагын да сөендерәчәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев