Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Онлайн лагерьда 378 бала ял итәчәк

Быел “Милләтебез хәзинәләре” лагере балаларны онлайн форматта җыя.

Быел “Милләтебез хәзинәләре” лагере балаларны онлайн форматта җыя. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан оештырылучы әлеге лагерь быел 21нче тапкыр эшләячәк. Анда 378 бала катнашыр дип көтелә. Гариза юллаучылар арасында Россиянең 27 төбәгендә, Казахстан һәм Канадада яшәүче балалар да бар. 10-17 яшьлек үсмерләр 7 көн дәвамында читтән торып татар теле дәресләре алачак, онлайн остаханәләрдә шөгыльләнәчәк, татар тарихы белән танышачак. Шулай ук балалар өчен күңел ачу чаралары – иртәнге күнегүләр, башка катнашучылар белән аралашу да каралган.

Татар теле дәресләре “Ана теле” онлайн мәктәбе белән берлектә оештырыла. Актерлык осталыгы, татарлар тарихы, кул эшләре, аш-су, вокал, блогинг юнәлешләрендә остаханәләр эшләячәк. Кайсы остаханәдә шөгыльләнәчәген бала үзе сайлый. «Вокалдан – Айсылу Габдинова, кул эшләреннән – Ләйсән Хаҗиева, блогингтан – Ринат Галиәхмәтов (“Татар-малай”), тарихтан –  Руслан Айсин, аш-су осталыгыннан – “Тантана” рестораны пешекчесе Руслан Яруллин, актерлык осталыгыннан Резедә Сәләхова дәресләре булачак», — дип белдерде “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

Сменаның һәр катнашучысына электрон сертификат биреләчәк. Моннан тыш, иң активлар “Татар балалар лидеры мәктәбе”нә чакыру һәм лагерь сменаларына бушлай юлламалар алырга мөмкин.

 

Фото "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев