Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Оригиналь селфи яса да, Камал театрыннан бүләк от!

Театр артисты Миләүшә Шәйхетдинова110 еллык юбилее уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры иң оригинальселфига бәйге игълан итә. Бәйгедә катнашыр өчен машинагызның арткы тәрәзәсенә Ка...

бәйгенеңТеатр артисты Миләүшә Шәйхетдинова


110 еллык юбилее уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры иң оригинальселфига бәйге игълан итә. Бәйгедә катнашыр өчен машинагызның арткы тәрәзәсенә Камалтеатры логотибын ябыштырып фотога төшәргә һәм социаль челтәрләрдә урнаштырыргакирәк. Җиңүчеләрне Камал театрының 110-еллык юбилеена багышланган галаконцерткачакыру билетлары һәм истәлекле сувенирлар көтә.

Бәйгенең шартлары:


Катнашучыларга 14 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр машинаның арткы тәрәзәсенә Камал театры логотибын ябыштырып, аның фонында селфи ясарга кирәк. Әлеге наклейка Камал театрының теләсә кайсы спектакленә билетны эш көннәрендә  10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр һәм ял көннәрендә 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр  сатып алган очракта бонус буларак бирелә. Касса: Казан шәһәре, Татарстан ур., 1 йорт.
бәйгенең 1

Театр артисты Алмаз Гәрәев



Бәйгенең икенче этабы


Фотоны үзегезнең сәхифәгезгә (ачык рәвештә) кертеп, Вконтакте яки Инстаграм социаль челтәрендә #театрукамала110лет #камалтеатрына110ел хэштеглары белән урнаштырырга һәм комментарийларда  Камал театрының 110-еллык бәйрәменә теләкләр дә язарга кирәк.
10-11 декабрьдә Камал театрының баш режиссеры Фәрид Бикчәнтәев җитәкчелегендәге жюри иң оригиналь 10 фотоны сайлый. 12 – 18 декабрьдә Камал театрының официаль төркемендәhttps://vk.com/kamalteatr иң яхшы фотоны сайлап алу максатыннан ачык тавыш бирү игълан ителә.  Җиңүче 22 декабрьдә – татар театрының туган көне бәйрәмендә бүләкләнә.

бәйгенең 2

Театр артисты Илдус Габдрахманов



Ачык тавыш бирү этабына узган иң яхшы 10 фотосүрәт авторлары,  Камал театрының 110-еллык юбилеена багышланган зур гала-концертка чакыру билетлары ота. Төп җиңүчене исә, иң кадерле бүләкләр: спектакльләргә чакыру билетлары, футболка, стена календаре, көндәлек дәфтәре һәм USB-флеш-накопитель көтә.

Чыганак: Камал театры матбугат үзәге


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев