Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Оста волейболчы булу серләре

Казанда урнашкан «Гамова волейбол мәктәбе»нең баш остазы, шул ук вакытта волейбол буенча Россия яшьләр командасының баш тренеры Светлана Сафронова – үзенчәлекле шәхес. Кызларны “тәртәдә тоту” өчен ниш...

Казанда урнашкан «Гамова волейбол мәктәбе»нең баш остазы, шул ук вакытта волейбол буенча Россия яшьләр командасының баш тренеры Светлана Сафронова – үзенчәлекле шәхес. Кызларны “тәртәдә тоту” өчен нишләргә кирәк? Зур җиңүләргә юл кайдан башлана? Сүзне үзенә бирик:
Дус сайлый белү мөһим икән. Мин балачактан ук физик яктан нык кыз булып үстем – йөгерү, йөзү, фигуралы шуу һ.б. Волейбол белән мин очраклы гына шөгыльләнә башладым. Шулай көннәрдән беркөнне бик танылган балалар остазы Глеб Васильевич Миловидов мәктәпкә килеп, волейболга кызлар җыя икән дигән хәбәр таралды. Минем дус кызым озын
буйлы иде. Глеб Васильевич аңа төртеп: «Син кил», – диде. Шул чагында мин, батырлыгымны җыеп: «Ә мин дә килсәм ярыймы?» – дип сорадым. «Ну, син дә кил». Дус кызым волейбол белән артык озак шөгыльләнмәде, ә мин – менә мин хәзер сезнең каршыгызда утырам.

«Үзең уйла инде...» Мин гап-гади гаиләдә туып-үстем. Мәктәптә «бишле» билгеләренә генә укый идем. 16 яшь чагым. 8нче сыйныф. Шулай берзаман минем алда сайлау килеп басты: алга таба укуны дәвам итәргәме, әллә ныклап торып спортка китәргәме? Минем Суперлигага – ЦСКА командасына уйнарга чакырдылар. 16 яшьтә мөстәкыйль сайлау ясавы кыен, шуңа күрә мин, барлык кызлар кебек үк, үз әниемә киңәш сорап мөрәҗәгать иттем. Аның җавабы өчен мин әле дә аңа  рәхмәтлемен: «Ә хәзер, кызым, үзең уйла инде». Һәм мин волейболны сайладым.

Италия. СССР чемпионатында озак вакыт чыгыш ясаганнан соң, үземне Италиягә чакырулары минем өчен шактый могҗиза булды. Кызыма биш ай вакыт. Шулай да, чакырган команда көтеп торырга ризалык белдерде. Уйладым, тәвәккәлләдем дә – киттем. Башта бик авыр булды – бер биш еллап сагынып елаганмындыр. Телне шактый тиз өйрәндем – ике елда инде ярыйсы
гына сукалый идем. Италия – дөнья волейбол үзәкләренең берсе. Волейболга игътибар дәүләт дәрәҗәсендә бик югары. Остазлыкка кереп китүем дә Италиядә булды. Инде уйнаган чагымда ук остаз ролен дә үти идем. Бу авыр булмады, чөнки уенчы чагымдагы минем остазларым – остазлык цехының абруй казанган кешеләре иде: Юрий Борисович Чесноков, Николай Васильевич Карполь, Мирон Исаакович Винер һ.б.
Әни һәм остаз. Кызым шулай ук волейболчы, әле дә уйный. Бервакыт шулай кызым белән машинада барабыз. Кызымның волейбол белән шөгыльләнә генә башлаган вакыты. Һәм ул миннән сорап куйды: «Әнием, ә ник син башкаларга аңлатасың, ә миңа кычкырасың гына?» Һәм шунда мин үз балаңның остазы булырга кирәкмәгәнлеген аңладым. Бер атнадан ул инде
башка остазда шөгыльләнә иде. Бу кырыслыктан да, явызлыктан да тормый –  үз балаңны һәрвакыт яхшырак күрергә телисең, аңа максатларны югарырак куясың.

Остаз буларак мин үземне кырыс остаз дип саныйм. Кайвакыт кычкыргалап та алырга туры килә. Ләкин күп кычкыруны мин
яхшысынмыйм – аннары тыңлатырга башка ысуллар табарга кыен.
Гамова мәктәбе. Казанда мин инде икенче тапкыр. 2012-2013 елларда «Динамо-Казан» волейбол клубының яшьләр командасының остазы булып эшләдем. «Динамо-Казанның» алыштыргысыз директоры Сергей Николаевич Чернышов ул чакта да мине Татарстан башкаласына чакырган иде, бу юлы да Казанга килүемнең сәбәпчесе ул булды. 2016 елда мин нәкъ
менә җыелмага уенчылар карау белән шөгыльләнә идем. Һәм менә Казаннан шушындый тәкъдим килеп иреште. Кызыклы тоелды – ризалаштым. Мондый глобаль проектлар Рәсәйдә күп түгел – Череповец, Екатеринбург һәм Казан.
Шартлар бик яхшы. Тиздән Мәктәпнең интернат бинасы да булачак – ремонт эшләре инде бара. Бердәнбер хыял-теләгем – Гамова мәктәбендә хәзерге кебек 13 түгел, 100 кеше шөгыльләнсен иде. Катя Гамова да мәктәпкә үз исемен генә биреп калмады, ул мәктәбебез эшчәнлегендә актив катнаша – һәрвакыт килеп тора, җыеннарда да безнең янда, кызларга ярдәм итәргә, киңәш бирергә ул һәрвакыт әзер.

Бүген минем җитәкчелегем астындагы кызлар – 2002/03 елда туучылар. Алар – Россия яшьләр җыелмасының нигезе. Ләкин Гамова мәктәбендә шөгыльләнү генә әле ул җыелмага эләгү дигән сүз түгел – анда Рәсәйнең башка волейбол мәктәпләре өчен юл ачык. Барысы да кызларның ничек эшләвенә, үзләрен ничек күрсәтүенә карый.
Сүз уңаеннан, 2018 елның апрелендә узган 17 яшькәчә уенчылар арасындагы Ауропа чемпионатында Россиянең юниорлар җыелмасы җиңү яулаган. Команданың нигезен нәкъ менә Гамова мәктәбе һәм Россия җыелмасы баш тренеры Светлана Сафронова шәкертләре тәшкил итә. Бу – Гамова мәктәбе кысаларындагы икенче зур уңыш (узган ел көмеш медаль алганнар). Котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев