Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ОСТАХАНӘ: Энәсез, җепсез пачка «тегәбез»

Бүген пачка балериналарның махсус итәге генә булып калмыйча, кыз балаларның гардеробында да урын алды. Озак уйламыйча, пачканы үзегез дә ясап карый аласыз.Кирәкле әйберләр:- Турыпочмак рәвешендәге 50г...

Бүген пачка балериналарның махсус итәге генә булып калмыйча, кыз балаларның гардеробында да урын алды. Озак уйламыйча, пачканы үзегез дә ясап карый аласыз.
Кирәкле әйберләр:
- Турыпочмак рәвешендәге 50гә якын фатин тукымасы кисәкләре (фантазиягезгә һәм баланың теләгенә карап ул төрле төсләрдә була ала)
- Кием өчен резин тасма. Ул билгә үлчәнеп һәм  4-5см өстәп алына
- Кайчы
Эш барышы:

  1. Резин тасманың ике ягын тоташтырып тегеп яки бер башына төймә тагып куегыз



2. Фатин кисәкләрен чиратлаштырып, резин тасманың бөтен озынлыгы буенча, төен ясаган кебек бәйләгез, тигезләп таратып җибәрегез.

3. Итәкне берничә катлы итәргә уйласагыз, фатинны бәйләп түгел, тегеп барыгыз. Өске рәт тукыманы аскысының тоташкан өлешен капларлык итеп урнаштырыгыз. Болай эшләгәндә, итәк күперебрәк торыр.

4. Кирәк булса, тукыманы крахмаллап тиешле форма бирә аласыз.
Мондый итәкне күлмәккә беркетеп, өр-яңа образ тудырырга да була.

Фото  kid-prazdnik.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев