Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Өстәмә ял булмаячак

Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял игълан итмәячәкләр.

Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял игълан итмәячәкләр. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. 30 август – Татарстан Республикасы көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Ул якшәмбегә туры килү сәбәпле, ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми.

Сүз уңаеннан, Республика көнен массакүләм чаралар белән бәйрәм итәчәкбез, ләкин алар билгеле бер чикләүләр белән узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев