Песи үләне, бөтнек тутырылган мендәрләрнең файдасы

Хуш исле үсемлекләрнең шифалы исләрен һәр фатирда файдаланырга ярый. Моның өчен киптерелгән дару үләннәре, яфраклар, чәчәкләрнең зур булмаган бәйләмнәрен бүлмә почмакларына элеп куюҗитә.
Валериан (халыкта песи үләне дип тә йөртәләр ) нерв системасын тынычландыра, йокысызлыктан ярдәм итә. Ә ылыслы агачботакларына урын – кунак бүлмәсендә, залда , чөнки ул хәл кертә, кәефне күтәрә. Ала миләүшә (лаванда) миэшчәнлеген яхшырта, димәк, урыны - эш бүлмәсендә. Аш бүлмәсенә сазанак (багулбьник) яки себер ак чыршысы ( пихта) элепкую урынлы - алар дезинфекцияүзлегенә ия һәм тәмсез исләрне тиз йота.
Төрле авыруларны кисәтү һәм дәвалау өчен үләннәрдән берничә мендәр әзерләп, аларны кирәк чакта кулланырга киңәш ителә. Мәсәлән, акчәчәктән роза,гөлҗимеш таҗ яфракларын тутырып ясалган мендәр баш авыртканда, нерв киеренкелеге, йокысызлык белән интеккәндә кирәк булыр .
Суык тигәндә, грипп, ОРЗ, томау колак ялкынсынуы (отит) вакытында каен гөле ,тупыл яфракларыннан яки миләш чәчәкләреннән ясаган мендәрләрдә йоклау бик әйбәт. Кан басымы күтәрелү белән интеккәннәрнең баш астында һәрвакыт кипкән бөтнек, дүләнә, шуышма,тукранбаш һәм күкчәчәк катнашмасыннан мендәр булдыру зарур.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
"Балалар премиясе" тапшырачаклар ТМТВ телеканалының "Балалар премия"се дип исемләнгән беренче музыкаль премиясе узачак!
-
Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
-
Бүген – матбугат көне 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне