Планшетың, телефоның сүнгәнме?


Йокы бүлмәләрендәге смартфон, планшетлар (сүндерелгән булсалар да) балаларның йокысын боза.
Бөек Британия галимнәре 11 тикшеренү эшендә 125 мең баланы тикшергән.
Бала йокларга ятар алдыннан йокы бүлмәсендә булган смартфон, планшет кебек гаджетлар аның йокысын боза, ә икенче көнне баланың көндез дә йокысы килә икән. Әлеге заманча җиһазлар сүндерелгән булсалар да, барыбер йокыны бозулары ачыкланган. Хәзерге тормыш ритмы безне һәрвакыт online булырга мәҗбүр итә. Ә бу нерв системасын киеренке халәттә тота, ди белгечләр.
Йокының туймавы сәламәтлек өчен зыянлы икәнен барыбыз да белә.
Мәгълүмат rg.ru сайтыннан, фото sunmag.me сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Иртәнге чәйгә – круассан Иртәнге чәйгә круассан пешерәсезме? Пешереп карагыз!