Пластик шешәләрдән браслет ясарга өйрәнәбез

Җәй көнне татлы сулар күп эчелә һәм өйдә шактый пластик шешәләр да җыелырга мөмкин. Аларны файдалы итеп кулланып була микән? Әлбәттә була! Ә сез белә идегезме, әлеге шешәләрдән бизәнү әйберләре дә ясап була. Бүген без матур браслетлар ясарга өйрәнербез.
Браслет ясау бик җиңел, моның өчен сезгә буш, юылган шешә,  матур тасмалар, челтәрле тукыма яисә төрле төстәге җепләр кирәк булачак.
Иң элек, качы ярдәмендә үзегезгә кирәкле калынлыкта шөшәне кисегез. Бу этапта олыларның ярдәме дә кирәк булырга мөмкин, качы белән сак эш итегез!
2
Ә хәзер фантазияне эшкә җигәргә вакыт! Әлеге түгәрәкне җепләр белән әйләндереп бизәгез, яисә тукыманы ябыштырап чыгыгыз.
3
Шулай ук бисер ярдәмендә дә матур браслетлар ясап булачак.
4

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Бәрәңге җанашым яки Бәрәңге fest Г.Тукай әдәби музеенда икенче тапкыр Бәрәңге бәйрәме үтте
    110
    0
    0
  • Көектә – уңыш бәйрәме Питрәч районы Көек авылындагы 1 нче номерлы “Алтын балык” балалар бакчасында узган “Сөмбелә” бәйрәмендә без дә катнаштык.
    192
    0
    0
  • Блогерлыкны эшкә санамыйлар Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге блогерлар турында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 75 проценты балалары яки оныкларының блогер булуын теләми.
    188
    0
    0