Популяр җырчы Гөлназ Асаева яшь әнигә әйләнгән

Популяр, яшь җырчы Гөлназ Асаеваның бүгенге көндә бер ук вакытта укуын да алып бара, концертларда да катнаша. Шуңа өстәп 1 яшьлек энесе Кәримне дә карашырга өлгерә (Кәрим – Лилия Биктимерова белән Фәдис Ганиевларның уртак балалары).
– Энемне бик яратам! Берничә генә көн күрешми торсак та, үтереп сагына башлыйм. Телефоннан фотоларын карап кына торам. Ә болай уку белән концертлардан бушаган вакытта без гел бергә, – ди Гөлназ.
Гөлназның инстаграмында да Кәрим белән төшкән фотолары бик күп. Апалы-энеле дип әйтеп тә булмый аларны, әниле-уллы кебек. Урамда күргән кешеләр дә Гөлназны Кәримнең апасы буларак түгел, ә әнисе итеп кабул итә икән. Бервакыт бераз чирләп торган энесе белән кибеткә чыккан җырчыны: “Авырган баланы кем урамга алып чыга инде? Бу яшь аналар бернәрсә дә белми”, – дип бер әби сүккән дә әле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.