Президент Республика чыршы бәйрәмендә катнашкан балаларга ни әйткән?

– Кадерле балалар! Ел ахырында бездә республика район һәм шәһәрләреннән иң-иңнәрне бергә җыю гадәте бар. Сезне Яңа ел белән тәбрик итәм. Бүген республика күп кенә юнәлешләр буенча лидер урыннарны алып тора. Ләкин иң мөһиме: без балаларның уңышлары белән горурланабыз. Бүген без илебездә олимпиадада призлы урыннар алучы балалар саны буенча лаеклы өченче урында. Сез үзегезнең иптәшләрегезгә үрнәк булып торасыз. Рәхмәт сезгә! – дигән Рөстәм Миңнеханов кичәге Республиканың төп Чыршысы бәйрәмендә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Җиләкле җәй Без сезнең җиләк яратуыгызны беләбез. Шуңа да җиләк турында берничә кызыклы факт әзерләдек.
-
Чәч нигә агара? Карт кешенең чәче нигә ак була?
-
Балыкта 27 июнь – Бөтендөнья балык тоту көне