Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Президент спорт уеннары" бара

8 - 27  сентябрьдә  "Орленок" Россиякүләм балалар үзәгендә "Президент спорт уеннары" VI укучыларның бөтенроссия спорт уеннарының йомгаклау этабы бара. Президент уеннарында Татарстан данын  республика...

%d1%81%d0%bf%d0%be%d1%80%d1%82
8 - 27  сентябрьдә  "Орленок" Россиякүләм балалар үзәгендә "Президент спорт уеннары" VI укучыларның бөтенроссия спорт уеннарының йомгаклау этабы бара. Президент уеннарында Татарстан данын  республика этабы җиңүчеләре - Казан шәһәре Яңа Савин районының "177 нче лицей" укучылары командасы яклый.
Бөтен илдән җыелган  1500дән артык бала өч атна буена мәҗбүри (баскетбол 3х3, өстәл теннисы, йөзү, шашка уеннары) һәм өстәмә булган программа төрләре буенча көч сынашачаклар. Ярышларның финалына барып җитү өчен балалар мәктәп, муниципаль, төбәк этапларында көндәшләрне артта калдырдылар. Этапның иң зурысында - мәктәп ярышларында - 5-11нче сыйныфта укучы 11-16 яшьлек 6 миллионнан артык бала катнашты.
Уеннарны тантаналы ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү 27 нче сентябрьдә үтәчәк.
 
Мәгълүмат http://mon.tatarstan.ru сайтыннан
Фото resbash.ru сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев