Психолог Михаил Лабковский ата-аналарга нәрсә киңәш итә?

Танылган психолог Михаил Лабковскийның алтын киңәшләрен тәкъдим итәбез.
1) Балагызның үзенә генә багышлый торган буш вакытына булырга тиеш! Ул бернидә эшләмәгән очракта да! Төрле түгәрәкләр, секцияләр... Бу балага бик зур авырлык китерә.
2) "Мәктәп һәм бала" мөнәсәбәтләрендә балагыз ягына күчегез. Аларны сакларга кирәк. Начар билге алсалар, орышмагыз, курыкмагыз. Аның укуга һәм мәктәпкә карата булган мөнәсәбәтен начар якка үзгәртүдән генә куркыгыз.
3) Исегездә тотыгыз: балагыз өй эшләрен эшли алмаслык халәттә икән, димәк аның сәбәпләре бар. Ялкаулыкта гынамы ни хикмәт?!
4) Гаилә кыйммәтләре беренче урында булырга тиеш! ҺӘРВАКЫТ! Мәктәптәге билгеләр генә икенче планга кала.
5) Өй эшләрен эшләмәүнең сәбәпләре рәтендә теләсә нәрсә тора ала: күтәренке кан басымы, гипертонус, психологик тайпылышлар һ.б. Китап-кәгазь боткасында йөзәр урынга, балагызда булган шул сәбәпләрне ачыкласагыз иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: