Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Пушкин картасы». Ул нәрсә?

Быелның беренче сентябреннән Россиядә моңа кадәр тиңе булмаган проект гамәлгә керде. Ул «Пушкин картасы» дип атала.

Быелның беренче сентябреннән Россиядә моңа кадәр тиңе булмаган проект гамәлгә керде. Ул «Пушкин картасы» дип атала. Әлеге карта 14-22 яшьтәге кешеләргә мәдәният оешмаларына билетлар алырга мөмкинлек бирәчәк. Быел картада 3 мең сум акча булачак. Киләсе елда исә әлеге сумманы биш меңгә кадәр үстерергә ниятлиләр. «Пушкин картасы»н Дәүләт хезмәтләре порталының «Почта Банк» бүлекчәсендә яки шушы банк офисларында алырга була. Картаның виртуаль һәм пластик вариантлары чыгарыла.

Яңа проект үсмерләргә һәм яшьләргә спектакльләр карарга, күргәзмәләрдә катнашырга, музейларда булырга мөмкинлек бирәчәк. Татарстанда әлеге проектта 80нән артык оешма катнашырга теләк белдергән. «Пушкин картасы» белән нинди мәдәни чараларга кертәчәкләр соң? Моны Культура.рф порталына урнаштырылган исемлектән карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев