Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ҺӘР БАЛА ИШЕТЕП ҮСӘРГӘ ТИЕШЛЕ СҮЗЛӘР

1.Сине биргәнгә Раббыма мең шөкер; Мәрхәмәтле бул. Игелекле бул.Тырыш бул. Сабыр бул.Түземле бул. Бал кебек татлы бул. Арсландай кыю, батыр, көчле бул. Җилдәй җитез бул. Чыршыдай биек бул. Нараттай оз...

1.Сине биргәнгә Раббыма мең шөкер; Мәрхәмәтле бул. Игелекле бул.Тырыш бул. Сабыр бул.Түземле бул. Бал кебек татлы бул. Арсландай кыю, батыр, көчле бул. Җилдәй җитез бул. Чыршыдай биек бул. Нараттай озын бул.Имәндәй таза бул. Каендай сылу бул. Сау – сәламәт бул! Дәү бул, бай бул.
2. Син минем куанычым, Әлхәмдүлиллаһ; Ата-анаңа лаек булырга язсын.
3.Аллаһы боерса, хәере белән барысын да булдырырсың, Ин ша Аллаһ; Аллаһы Раббым ярдәм бирсен.
4. Гафу ит. Ялгышканмын. Аллаһы Тәгалә кичерсен;
5.Ялгыштың. Аллаһы Тәгалә кичерсен. Мин сине гафу итәм;
6.Ин ша Аллаһ, бар да яхшы булыр. Раббым ярдәменнән ташламасын;
7. Күз тимәсен, Сөбханаллаһ!
8.Аллага тапшырдык, хәерле юллар насыйп итсен! Юлларың уң булсын!
9.Мине олылаган өчен сине Аллаһ зурласын! Дәү бул. Зур үс.
10. Аллаһы Раббыбыз бәла-казалардан, яман бәндәләрдән Үзе сакласын! Аллаһ сакласын, кара елан чакмасын.
11.Аллаһының рәхмәте яусын!
12.Аллаһы хакы өчен эшлә шуны. Кеше алдында хур булырга язмасын. Йөзгә кызыллык китермә. Әти-әниеңнең йөз аклыгы бул.Туган халкыңа лаек бул.
13. Аллаһы Тәгалә үткен зиһен, файдалы гыйлемнәр, тел ачкычлары бирсен. Кулыңнан куанырга язсын. Хәерле эшләр насыйп итсен.
14.Ярдәм иткәнең өчен Аллаһы Тәгалә әҗерен бирсен. Ике дөнья рәхәтен күрергә язсын.
15.Сине кеше итәргә язсын. Аякка бастырырга язсын.
16. Бәхетең-тәүфигың булсын. Бәхетең-тәүфигың артсын. Нәсел-нәсепле яр белән пар булырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев