Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Радик Юльякшин: “Әни белән дус булуның бер ояты да юк”

Радик Юльякшинны бүген бишектәге бәбиләрдән алып, яулык япкан әбиләребезгә кадәр яратып тыңлый. Шул ук вакытта халык тарафыннан иң күп тәнкыйть утына тотылучы җырчы да ул. Популяр кешедән без һәрвакыт...





Радик Юльякшинны бүген бишектәге бәбиләрдән алып, яулык япкан әбиләребезгә кадәр яратып тыңлый. Шул ук вакытта халык тарафыннан иң күп тәнкыйть утына тотылучы җырчы да ул. Популяр кешедән без һәрвакыт үрнәк алабыз, аңа охшарга тырышабыз. Кумир дәрәҗәсенә күтәрәбез. Бу бигрәк тә яшьләргә кагыла. Радикның иҗатына битараф кешеләрдән еш кына мондый сүзләр ишетәбез: “Радик кумир буларак яшьләргә нәрсә бирә соң? Аларны ничек тәрбияли? Китап укыймы, хәйриячелек белән шөгыльләнәме?” диләр. Бу сорауны Радикның үзенә юллыйк әле.


– Төп максатларымның берсе: үземнең иҗатым белән татар, башкорт телләренә кызыксыну уяту тора. Бүгенге көндә әти-әниләре татар булып та, балалары бары рус телендә генә аралашкан гаиләләр бик күп. Бу турыда концерт беткәч, мәктәп укучыларының әти-әниләре килеп әйтә. “Синең җырларыңны тыңлый башлагач, баламда татар теленә кызыксынуы уянды” дип рәхмәт белдерәләр. Күпләр туган телләрендә сөйләшергә ояла. Үземә дә еш очрашырга туры килә андыйлар белән. Әгәр җырларым, иҗатым белән кызыксыну уята алганмын икән, мин бик шат.


Икенчедән, мин һәрвакыт аларны кешелекле, көчле, рәхмәтле булырга өндим.


Өченчедән һәм иң мөһиме: яшьләрне әниләре белән күбрәк булырга, һәм бу нәрсәдән оялмаска чакырам. Күпләр беләдер, әнием дә минем бергә гастрольләрдә йөри. Ул янәшәмдә булганда миңа тыныч, рәхәт.


Бу уңайдан “Татар радиосы” алып баручысы Айрат Ильясов фикере:



– Радикның Инстаграмын күзәтеп барган кешеләр белә: ул һәр концертыннан соң тамашачысы белән очраша, аларның тыңлый, кочаклый, алар белән фотога төшә. Бу аның кешелеклеген күрсәтүче билге түгелмени?



Җырчы Иркә фикере:



– Җырчылар арасында гадилеген саклап калган кешеләр бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Радик. Тамашачы алдында нинди генә зур популярлык казанса да, гади булып кала белә. Беркайчан башын югары чөйми, яныңа килеп исәнләшә.



Бу көннәрдә Радик Себер якларыннан гастрольләрдән кайтты. Анда да аны көтеп алган, аның җырларын яраткан тамашачыларның иге-чиге юк икән. Әлеге видеолар - шуның дәлиле:



[embed]https://www.instagram.com/p/BR20HU6jLlH/?r=wa1[/embed]
[embed]https://www.instagram.com/p/BQxbgvuDCc9/?r=wa1[/embed]
[embed]https://www.instagram.com/p/BQpZ_KOj-y2/?r=wa1[/embed]
[embed]https://www.instagram.com/p/BQhiuRbDu9k/?r=wa1[/embed]


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев