Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Радик Юльякшинның апасы банктагы эшен ташлап, энесенең концерт төркеменә кушылган

Белгәнегезчә, Радик Юльякшин үзенең концертларына әнисен дә алып йөри иде. Хәзер алар тулы бер гаилә булачак: чөнки җырчының апасы Регина да аларның сафларына кушылды.– Россиянең төньяк өлешенә күчене...

Белгәнегезчә, Радик Юльякшин үзенең концертларына әнисен дә алып йөри иде. Хәзер алар тулы бер гаилә булачак: чөнки җырчының апасы Регина да аларның сафларына кушылды.

– Россиянең төньяк өлешенә күченеп киткәч, миңа бик күпләр: “Ник ерак киттең?”, “Ни өчен Питер, ә Мәскәү түгел?” кебек сораулар бирде, – дип сөйли Регина. – Санкт-Петербургта аз яшәмәдем, миңа монда барысы да ошый иде. Салкын, соры көннәренә дә ияләштем. Хәзер дә бик сагынам үзен. Өч ел банкта эшләү дәверендә, әлеге өлкәне дә үз иттем.
Узган ел ук энем Радик үзе белән эшләргә тәкъдим ясады. Ләкин ул вакытта сорау шунда ук ябылды, чөнки мин моңа әзер түгел идем. “Мин артист түгел, анда миңа бернидә калмаган”, – дидем. Быел тагын шундый тәкъдим яңгырады. Бигрәк тә әнием үзләре янәшәсендә булуымны бик тели. Берничә атна уйлаганнан соң, бер ай эчендә Питердагы эшләремне бетердем дә, Радик төркеменә кушылдым. Чөнки анда сәхнәдән тыш та мәшәкатьләр җитәрлек. Хәзер миннән: “Син төркемгә озакка килдеңме?” дип сорыйлар. Шунысын төгәл әйтә алам: быелгы турны Радик Юльякшин төркеме белән уздырачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев