Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Радик Юльякшинны чын-чынлап котларга була /ФОТОЛАР/

Бүген Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов популяр җырчы Радик Юльякшинга Башкортстанның атказанган артисты исемен тапшырды. “Рәхмәт, кадерлеләрем! Әлеге бүләк – безнең уртак уңышыбыз. Бергә булуыбыз...

Бүген Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов популяр җырчы Радик Юльякшинга Башкортстанның атказанган артисты исемен тапшырды. “Рәхмәт, кадерлеләрем! Әлеге бүләк – безнең уртак уңышыбыз. Бергә булуыбызга рәхмәт”, – дип шатлыгы белән уртаклаша Радик. Җырчы егет өчен шатланучылар күбрәк булса да, тырнак астыннан кер эзләүчеләре дә җитәрлек. “Кешеләр 50шәр ел эшләп тә, бүләкләнми. Ә монда кыска гына вакыт эчендә исем биреп куйганнар. Талантлы икәнен аңлыйм, ләкин мондый исем бирүләре барыбер сәер”, – дигән берсе.

Ни генә булса да, Радикны әлеге уңышы белән котлыйбыз! Алга таба зур уңышлар үзенә! Җырлары аша күпме татар, башкорт балаларының күңелләрендә үз телләренә карата мәхәббәт уята алган җырчы ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев