Рафис Борһанов министр вазыйфасыннан китте

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов үз вазыйфасыннан китте. Бу хакта министрлыкның рәсми сайты хәбәр итә. Рафис Борһанов министрлык башлыгы булып өч елга якын эшләгән. Хәзер ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнгән.

 

Фото Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Тышлыкта – уен! "Сабантуй"да шәп яңалык: журналның март саны тышлыгында өстәл уены дөнья күрә!
    130
    0
    0