Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Рамил Шарапов: “Улым картаеп беткәч, беренче тапкыр балалалар бакчасына китте”

Юморист Рамил Шараповлар гаиләсендә бүген икеләтә бәйрәм.– Аллага шөкер, улым картаеп беткәч (3,8 яшь), беренче тапкыр балалар бакчасына китте. Үзем барган кебек куанам. Еларга өлгермәс әле, ике сәгат...

Юморист Рамил Шараповлар гаиләсендә бүген икеләтә бәйрәм.
– Аллага шөкер, улым картаеп беткәч (3,8 яшь), беренче тапкыр балалар бакчасына китте. Үзем барган кебек куанам. Еларга өлгермәс әле, ике сәгатьтән килеп алырга куштылар, – ди Рамил.
 

– Малайның яраткан һөнәре – әйбер качыру. Ул яшергәннән соң, өйдә бер нәрсәне табарлык булмый. “Кая качырдың?” дип сорасаң, үз телендә нәрсәдер аңлата башлый. Бездә шулай: башта Раянның телен өйрәнәбез, аннан югалган әйберне табабыз. Бервакыт кесә телефонымны эзләп җан чыкты. Әле ярый хатынга туңдыргычтан ит алырга кирәк булды, телефоным шунда гына табылды.
Зилә ҖӘЛӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев