Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Рамиль Шәрәповның улы 20 меңлек телевизорны, көзгеләрне вата!

– Улың Раянга 3 яшь тулды. Балалар бакчасына урнаштыра алдыгызмы?– Раянга 28 сентябрьдә 3 яшь тулды. Ә төркемнәрне 1 сентябрьгә кадәр туплыйлар икән. Шул сәбәпле, безне быел балалар бакчасына кабул ит...

– Улың Раянга 3 яшь тулды. Балалар бакчасына урнаштыра алдыгызмы?
– Раянга 28 сентябрьдә 3 яшь тулды. Ә төркемнәрне 1 сентябрьгә кадәр туплыйлар икән. Шул сәбәпле, безне быел балалар бакчасына кабул итмәделәр. Балаларны 3 яшьтән бакчага урнаштыру турындагы закон кемнәр өчен генә эшлидер, белмим. Раянны армиягә генә озатыйм микән дип тә уйлыйм (елмая). Беркөнне 20 меңгә кредитка алган телевизорның экранын ватты. Телевизор эшләми, ә кредитын әле дә түлибез (көлә). Көзгенең дә башына җитте. Гомумән, Раян – бик шук малай, бер тик тормый. Әнисенең керфек буйый торган тушын алып, 1,3 яшьлек сеңлесе Линараның чәчен буяп куйган. Кызым блондинкадан брюнеткага әверелде (елмая)!

– Узып баручы 2016 елны кәбисә елы, диләр. Ул сезнең гаиләгә дә тәэсир итми калмады... 
- Әйе, дөрестән дә, быел тормыш иптәшем операция кичерде. Ул хастаханәдә чакта кызыбыз күкрәктән аерылды. Авыр вакытлар артта калды. Яңа Әтәч елы бары шатлыклы вакыйгалар гына алып килсен, дөньядагы бөтен кешеләр дә сәламәт булсын иде!

 
Чыганак: "Интертат" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев